Яратуы җиңел иде
Көннәр түгел, айлар, еллар буе
Очрашуны көттем тилмереп.
Яратулар сине җиңел иде
Күзләреңдә ялкын ут күреп.
Көннәр түгел, айлар, еллар буе
Очрашуны көттем тилмереп.
Яратулар сине җиңел иде
Күзләреңдә ялкын ут күреп.
Бир миңа бары бер мөмкинчелек,
Күзләреңә синең карарга,
Бер генә мөмкинчелек бир миңа,
Аңларың син шул чак барын да.
Күргән чакта сине тәүге тапкыр
Мин аңлаган идем барын да.
Сине көткәнлеген йөрәгемнең
Сыкрап, ярсып типкән чагында.