Табасылар иде

Сусаганда назга, сөюләргә,
Тыялмыйсың икән күңелне.
Кайда икән диеп, төшләремдә күреп,
Эзләп йөрим үземә тиңемне.

Табалсаң

Бөркет булып, очып кара әле,
Син, тауларда мине табалсаң…
Кояш нуры булып үрел әле,
Яраларым әгәр ябалсаң…

Сөясеңме, дип, ник сорыйсың?

Дулкынланып карыйм басуларга —
Син үстергән алтын бодайга.
Сөясеңме, дип, ник сорыйсың,
Билгеле бит инде болай да.

Сөярсеңме?

Очрадың да берчак юлларымда,
Серле генә, балкып, карадың.
Сүнеп бара торган йөрәгемә
Очкын булып төште карашың.
Син дә мине шулай сөярсеңме,
Килә бик нык шуны беләсем.
Ихлас сөю, ихлас хисләр белән
Кочагыңда килә эрисем.

Сөям диеп яз әле

Иренеңдә синең яз тәме,
Күзләреңдә һаман яз әле.
Синнән башка көннәр ямьсез бит,
Ялгыз диеп миңа яз әле.
Бераз гына вакыт тап әле,
Сөям диеп бер сүз яз әле.
Ялган булса булыр бу сүзең,
Алданырга әзер мин үзем.