Табасылар иде

Сусаганда назга, сөюләргә,
Тыялмыйсың икән күңелне.
Кайда икән диеп, төшләремдә күреп,
Эзләп йөрим үземә тиңемне.

Табасылар иде, табасы,
Йөрәгемнең килә янасы.
Сине генә сөеп, бергә бәхет үреп,
Җитәкләшеп килә барасы.

Янәшәмдә генә шикелле син,
Тик бер мизгел кирәк, бер генә.
Мине генә, мине, иркәм диюемне,
Көтәсеңдер бәлки үзең дә.

Табасылар иде, табасы,
Йөрәгемнең килә янасы.
Сине генә сөеп, бергә бәхет үреп,
Җитәкләшеп килә барасы.

Ерак булса булсын, әйдә, юллар,
Түзә бит ул йөрәк барсына.
Табасымны беләм, килеп җитәм, киләм,
Син дә килсәң иде каршыма.

Табасылар иде, табасы,
Йөрәгемнең килә янасы.
Сине генә сөеп, бергә бәхет үреп,
Җитәкләшеп килә барасы.

Оставьте комментарий