Язгы гөлем (беренче вариант)

Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем
Әрнүләрең басып күңелнең.

Язгы гөлем (икенче вариант)

Күңел күзем никтер сине күрми үтте
Яз гөлләре чәчәк атканда.
Йөрәгемдә мәңге төзәлмәслек яра,
Моңсуланам таңнар атканда.

Яз килә (икенче вариант)

Безнең урамда бәйрәм, күңелләрдә дә бәйрәм,
Тәүге чәчәкләрне тотып мин сиңа барам.
Куйчы әле дә әрләшмик, яшик татуда,
Без беләбез hәр кемгә дә кирәк сөю ярату.
Кемгә әзерәк кирәк, кемгә күберәк,
Ләкин матурым, бәгърем син бит яшерәк.
Ишетәм йөрәгең шәберәк тибә,
Чөнки безгә яз килә.

Яз да димә, көз дә димә!

Аерылышыр минутлар җитә,
Сөю газабы йөрәкне өтә.
Айлар узармы, узармы еллар
Күңелем сине, гел сине уйлар.

Юри генә

Мин бит сине юри генә, юри генә яраттым,
Юри сиңа күзләр кысып, мин үземә караттым.
Сине өзелеп сөйгәннәргә юри генә үч итеп,
Юри сине яраттым да, хәзер булмый һич китеп.