Бәллүр чишмә

Безнең чишмә бәллүр, бер килеп күр,
Бер авыз ит саф су ләззәтен.
Безнең гүзәлләрне бер килеп күр,
Күкрәгеңдә сүнәр хәсрәтең.

Яңармасын сагышлар

Сагынасыңдыр кебек син дә.
Уйлыйсыңдыр бәлки көн дә,
Кама ярларын шәфәкъ кочканда
Назлыйсыңдыр күңелеңдә.

Саубуллашу (Хушлашу)

Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,
Ялан тәпи йөгерә яшь (ак) каеннар миңа таба.
Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,
Алда мине янар учак булып өмет көтә.

Киңәш

Айга карап күз нурыңны түкмә,
Салкын җилдән яхшы хәбәр көтмә.
Башкаларның өлешенә кермә
Гөл очратсаң, ачылмыйча өзмө.

Чаралар юк язмышларга

Исеңдәме, ямьле язда
Сокланыштык йолдызларга.
Тиңдәшләр идек пар былбылларга,
Гашыйклар идек дөньяга.