Язгы гөлем (беренче вариант)

Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем
Әрнүләрең басып күңелнең.

Күңелләрдә яз булсын

Чәчәкләре сулган бакчаларда
Ак каенны салкын җил үбә.
Сине юксынудан минем тальян
Урамнарга моңлы җыр сибә.

Карлар яуган кичтә

Тәңкә-тәңкә карлар яуган кичтә,
Яңа елны каршылаган истә;
Син ап-актан киенгәнгә мәллә,
Чумган иде дөнья ап-ак төскә.
Чыршыбызга хәтта аклык иңде,
Табын түрләрендә шатлык иде.
Без биедек икәү ул чагында,
Бөтерелеп моңнар кочагында.

Беренче мәхәббәт (беренче вариант)

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онтылмый беренче саф мәхәббәт,
Онтылмый Агыйдел сылуы.