Язгы җыр (беренче вариант)
Язлар килә, язлар,
Кайта киек казлар,
Су буйлары ямьгә күмелә.
Ә син, иркәм, нигә
Кайтмыйсың бирегә,
Язлар китермисең күңелгә?
Язлар килә, язлар,
Кайта киек казлар,
Су буйлары ямьгә күмелә.
Ә син, иркәм, нигә
Кайтмыйсың бирегә,
Язлар китермисең күңелгә?
Нурлар чәчкән йолдызларым,
Челтәр булып күкне ялмаган.
Эзлимен сине, язгы чәчкәм,
Ак томаннар сине каплаган.
Күңелләрнең кышкы салкыннарын
Эретерлек ямьле яз килде.
Яшьлегемнең борма юлларында
Көтмәгәндә таптым мин сине.
Сагыш сары димә,
Гомер буе янып көймә.
Кабат уйный нурлар,
Ага (кайный) ташкын сулар.
Агачлар яфрак ярганда,
Мең — мең кошлар сайраганда,
Мин тәү күрдем сине.
Әйтерсең, яз шул чагында,
Бүләк итеп кочагында,
Сине алып килде.
Әйтмәде сүзләрең, әйттеләр күзләрең
Беренче хисләрең дөрләвен.
Сереңне әйтмәдең, әйтмәдең сереңне,
Язгы су гөрләде, гөрләде язгы су.
Язлар белән син килерсең төсле,
Мин язларга шундый ышанам.
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Минем күңел язга охшаган.
Янган йөрәк, ярсу күңел
Ашкына язга.
Язлар килә җиргә бик азга.
Кояш төсле син дә мине
Иркәлә, назла.
Сөю назы була тик язда.
Бар тирә-як — гел яшеллек,
Нурланып кояш көлә.
Син, кадерлем, колач җәеп
Киләсең икән миңа!
Син елмаеп бер карасаң,
Көз әйләнә ямьле язга.
Сине күрсәм, дөнъя тула,
Яктылыкка, моңга, назга.