Томанлы көн сыман күз карашың,
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем
Әрнүләрең басып күңелнең.
Пар күгәрчен кебек гөрләшкәндә
Мәхәббәткә нигә күләгә;
Керсез сөюемә, язгы гөлем,
Авыр сүзләр белән түләмә.
Илтифатсыз булсам кайчакларда,
Кичер мине, юк-бар уйлама;
Калдыр мәхәббәтең, язгы гөлем,
Яшьлегеңнән алтын туйга да.