Язгы гөлем (икенче вариант)

Күңел күзем никтер сине күрми үтте
Яз гөлләре чәчәк атканда.
Йөрәгемдә мәңге төзәлмәслек яра,
Моңсуланам таңнар атканда.

Син бит минем насыйп ярым булган икән,
Аңласам да, иркәм, инде соң.
Кайтыр әле диеп һаман өмет итәм,
Күңелләрем тулы сагыш-моң.

Яз гөледәй балкып, килче яннарыма,
Бергә үтик тормыш юлларын.
Син булганда гына яралы җанымнан
Таралырлар сагыш-моңнарым.

Оставьте комментарий