Яз килә (икенче вариант)

Безнең урамда бәйрәм, күңелләрдә дә бәйрәм,
Тәүге чәчәкләрне тотып мин сиңа барам.
Куйчы әле дә әрләшмик, яшик татуда,
Без беләбез hәр кемгә дә кирәк сөю ярату.
Кемгә әзерәк кирәк, кемгә күберәк,
Ләкин матурым, бәгърем син бит яшерәк.
Ишетәм йөрәгең шәберәк тибә,
Чөнки безгә яз килә.

Яз, яз, яз килә,
Безгә мәхәббәт бирә.
Яшь кызларның йөрәкләрере,
Шәберәк тибә-тибә.

Уйлама бу мине яратмый диеп,
Синең өчен генә килдем ак күлмәк киеп.
Ярамый бер кемне кәмсетергә,
Кеше сөергә тиеш hәм сөелергә.
Әйдәгез дуслар булыйк без бергә,
Күңелне ачыйк, җырларны җырлыйк.
Ишетәм сезнең дә йөрәк шәберәк тибә,
Чөнки безгә яз килә.

Яз, яз, яз килә,
Безгә мәхәббәт бирә.
Яшь кызларның йөрәкләрере,
Шәберәк тибә-тибә.

Оставьте комментарий