Ак күбәләк булып

Күрәсеңдер күңел елаганын,
Яшьләр кипкән хәзер күзләрдә.
Тырышмагыз инде: юата алмый
Нинди генә җылы сүзләр дә.

Ак хыяллар

Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.

Ак чәчкәдәй карлар

Исеңдәме икән, ак карлар өстеннән
Ак хыяллар белән атладык.
Кулга-кул тотынып, бәхеткә йотылып,
Мәхәббәт җырларын ятладык

Аккошым-ялгызым

Мәңге кыр казларын озатып торгандай,
Күңелең — тоташ моң, күзеңдә — тулган ай.
Көзләрне күзләмә, айларга карама,
Моң булып күз нурың дөньяга тарала.

Черуки

Каурый-каурый канат кош булсам да,
Мин сандугач-былбыл түгелмен.
Былбыл тавышы кебек тавышым да юк,
Ә шулай да җырлый күңелем.