Ак хыяллар
Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.
Мин яраткан карлар ява бүген,
Мин туган кыш килде быел да.
Гомер узган саен туган көннәр
Күңелле дә икән, кыен да.
Ошый миңа синең күзләрең,
Сөеп караганда, яратып.
Торыр идем һәрчак аларны
Гел үземә генә каратып.
Бу язларда сине көттем,
Уйладым мин сине генә.
Беркем белмәгән серемне
Тыңлады тик сирень генә.
Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
Күңелеңнең «көтми икән…» дигән
Шикле уен берүк ишетмә.
Әгәр килсәң, мине күрми китмә.
Син юлыксаң бикле ишеккә,
«Көтми икән…» дигән күңелеңнең
Шикле уен берүк ишетмә.