Авылым хәтирәсе

Туган якка кайттым әле менә,
Сагындырган читтә гел йөреп.
Хәтирәләр уяу һәр тыкрыктан
Балачагым чыга йөгереп.

Авылым — Балыклы Чүкәй

Авылым — Балыклы Чүкәй,
Туган авылым минем.
Синдә минем әти-әни,
Нигезем, туган җирем.
Сызылып таңнар аткан чакта
Сине сагына күңел.
Җәйге айлы кичләреңне
Сагынмый мөмкин түгел.

Авылыма (икенче вариант)

Чит-ят илләрдән, ерак җирләрдән,
Кайтып та кергәнем юк.
Синнән дә якын, синнән дә якты,
Авылны күргәнем юк.

Авылыма кайтам (беренче вариант)

Кайткан саен ерактан туган якларга
Күңелемдә җырлар ярала.
Елмаеп каршы алса әнкәем мине,
Барлык сагышларым тарала.
Таулары ерактан сәламләй,
Ак каеннар юллар күрсәтә.
Минем өчен якынсың һин, авылым минем,
Озын-озын юллар үтсәм дә.
Исламголыма, авылкаема.