Авылкаем (беренче вариант)

Мең-мең бәхет юллар чакта,
Ягым, сиңа тиң калам.
Авылның яшел чирәмен
Сагына һәрбер балаң.

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.

Ай нурыдай якты иде
Авылдагы вакытлар.
Учак янында кичләрен,
Эх, күңелле уеннар!

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.

Зифа юкәләрең белән
Кызыктырма син, калам —
Кайда җиләк болыннарың,
Яшел чирәмең кайда?

Юк, китмимен, һич китмимен
Мин синнән, авылкаем.
Ак каенлы, җил капкалы,
Газиз туган яккаем.

Оставьте комментарий