Авылымда кичке уеннар

Мең-мең төскә кереп җем-җем итә
Кук йөзендә шаян йолдызлар.
Чишмә буйларында шундый ямьле —
Авылымда кичке уеннар.

Авылымның айлы кичләре

Язгы моңнар чишмә кебек агыла,
Шаулап тора басу эшләре;
Нурлар бөркеп кырдан каршы ала
Авылымның айлы кичләре.

Агыйделдә ак томан

Агыйделдә ак томан,
Параход тавышлары.
Дымлы керфекләр шикелле,
Ярында камышлары
Параход тавышлары.
Ярында камышлары
Дымлы керфекләр шикелле,
Ярында камышлары.

Авылым таңнары (беренче вариант)

Су өстендә акчарлаклар,
Ак томаннары.
Сихерлидер көн дә мине
Авылым таңнары.
Яшел кырда күләгәсе, күләгәсе
Ак болытларның — мамык тауларның.
Хезмәтемә шатлык өсти, көч-дәрт бирә
Нуры таңнарның, җәйге таңнарның.
Авылым таңнары — Бәхетем таңнары.