Авылым урамнары (беренче вариант)

Таллары шаулый җилләрдә,
Көйли күрешү көен.
И минем туган авылым,
И минем туган өем.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Үз итеп яшәсәм дә мин
Илемнең башка ягын,
Авылымда көтеп тора
Күптәнге балачагым.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Рәхмәтемне белдерергә
Сүзләрем җитми минем.
Кырларың, урамнарың күк
Күңелең иркен синең.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Оставьте комментарий