Авылым — Балыклы Чүкәй

Авылым — Балыклы Чүкәй,
Туган авылым минем.
Синдә минем әти-әни,
Нигезем, туган җирем.
Сызылып таңнар аткан чакта
Сине сагына күңел.
Җәйге айлы кичләреңне
Сагынмый мөмкин түгел.

Камага агып кушыла
Сафындырчы суларың.
Данлы КамАЗга тоташа
Синең асфальт юлларың.
Шәфәкъ нурына күмелә
Болыннарың, кырларың.
Сиңа багышлап яңгырый
Минем йөрәк җырларым.

Оставьте комментарий