Янар чәчәк (икенче вариант)

Янар чәчәк булып ачылдым.
Җәй уртасы үткән түгелме?
Көлемсерәп, кояш яктыртты
Ай күрмәгән күңел күгемне.

Ялгыз әткәй

Төн уртасы… Авыл изрәп йоклый,
Тик бер тәрәзәдә ут яна.
Таңга хәтле әткәй газаплана,
Ялгызлыктан бәгъре сызлана.

Ялгыз балан

Урман эче… Нәни алан…(Урман уртасында аклан,)
Аландагы ялгыз балан (Акландагы ялгыз балан)
Әнкәемне искә төшерде
Аның да бит язмышлары —
Газаплары, сагышлары
Ачы шушы балан шикелле.

Язмышларны язып буламы

Җиргә килә кеше үзе теләп түгел
Түгел үзе теләп алган вакыт илдә
Язмышның кулында бары
Бер уенчык кына, —
Бөекме син, кеше, уйла, җирдә?!

Язлар килә диеп әйтмә

Язлар килә диеп әйтмә миңа
Әйтмә миңа язлар киләсен.
Язлар килгән саен хәркемнең дә
Ни көткәнен үзең беләсең.

Язлар булып кайт

Матур булып кердең тормышыма,
Матур булып киттең син миннән,
Үз үземне ничек юатсам да,
Аерылу авыр бит синнән.
Ургылып ла керсез күңелемнән
Челтери шул моңнар чишмәсе,
Шул чишмәнең борма юлларыннан
Алып сине килә китәсе.

Язгы Казан

Гөрләвекләр гөрләп ага,
Җырчы кошлар канат кага,
Казаныма якты яз килгән.
Еракларга яңг(ы)рый азан,
Моңнарга күмелә Казан —
Мондый гүзәллекне кем күргән?