Төн уртасы… Авыл изрәп йоклый,
Тик бер тәрәзәдә ут яна.
Таңга хәтле әткәй газаплана,
Ялгызлыктан бәгъре сызлана.
Сигез бала үсеп таралышкан…
Дөнья куйган әнкәй иртәрәк…
Шулай килеп чыга — ахирәткә
Изге җаннар иртә китәләр.
Ялгызлык вә тынлык — ике афәт,
Гүр сагышы бардыр ал ар да…
Ярый әле төнлә буран кубып,
Симфония уйный калайда.
Күз алдыннан йөгереп еллар уза,
Ишетелә тальян моңнары… Чү!
Ишектә тавыш ишетелде —
Кайтып төште көткән уллары.
Кызларың да кайтыр, туган йортка
Юктыр әле юлны оныткан…
Тирә-юньгә яшәү нуры сибеп,
Тыз-быз килеп чабар оныклар…
Әллә кая кереп поса шулчак
Җан ярасы — шомлы ялгызлык.
Күз алдында әткәй рух яңарта,
Хет бер төнгә җиңә явызны…
Күрешүләр — мизгел, уза-китә,
Аерылу кыса — һава юк!
Ансына да чыдар идең дә бит,
Ялгызлыктан гына дәва юк…