Язлар килә диеп әйтмә

Язлар килә диеп әйтмә миңа
Әйтмә миңа язлар киләсен.
Язлар килгән саен хәркемнең дә
Ни көткәнен үзең беләсең.

Чылбырдай мизгелләр

Күкеле сәгатьнең геренә түзмичә
Тип-тигез тезелгән, чылбыры өзелгән
Әйтерсең, йөрәге серенә түзмичә
Күп мизгел тезелгән, гомере өзелгән.

Әниемнең матур гөлләре

Тәрәз каршысында, бакчада
Әниемнең матур гөлләре
Язлар җиткән саен елмаеп
Саләмлиләр әнием гөлләре.

Язларда кайтыгыз

Тургайлы кырларга, җырларым тыңларга
Талпынмый түзә соң кайсыбыз?
Дусларым, аңлагыз, яз күрми калмагыз,
Туган як көтә бит, кайтыгыз.

Яратмыйча мөмкин түгел

Мин кайтырмын, әнкәй, сулар булып
Агып кына синең яныңа.
Чит җирләрдә күпме йөресәм дә
Синең сүзләр гел дә йөрәгемдә.

Сиреньнәр (беренче вариант)

Сиреньнәр чәчәге шикелле
Син һаман яшәреп торасың.
Хуш исләр таратып хәзер дә
Гомерем юлыннан барасың.

Синең белән рәхәт

Ай-йолдызлар бүләк итмә әле,
Нурын сипсен алар күпләргә.
Мәхәббәтең, назлы карашларың
Алып менсен мине күкләргә.

Кирәк миңа игътибарың

Ярат мине, ярат сөеп-назлап,
Чәчләремнән сыйпа иң элек.
Жаныем, диеп жылы сүз дө әйтсәң,
Мин эрермен язгы бозлар кебек.