Янар чәчәк (икенче вариант)

Янар чәчәк булып ачылдым.
Җәй уртасы үткән түгелме?
Көлемсерәп, кояш яктыртты
Ай күрмәгән күңел күгемне.

Янар чәчәк булып ачылдым,
Могҗизалар була, күрәсең.
Өнемме бу, әллә төшемме,
Бик беләсем килә, беләсем.

Янар чәчәк булып ачылдым,
Күбәләкләр оча тирәмдә.
Очарга дип мин дә талпынам,
Тамырларым киткән тирәнгә.

Янар чәчәк булып ачылдым,
Озаккамы, юкмы, белмичә.
Җәйге челлә, кайнар җил исә,
Киптерәм, дип, бауга элмичә.

Әле кичә генә ачылдым,
Көзләр килеп җитми ябылмам.
Югаласым килми бу җирдән,
Бер югалгач, мин бит табылмам.

Янар чәчәк булып ачылдым,
Янар өчен сахра түрендә.
Килә минем балкып каласым
Кешеләрнең күңел күгендә.

Оставьте комментарий