Тау җиләге

Тау буенда йөрдем җәен,
Тау җиләгем эзләдем.
Таптым үзем бер дигәнен,
Таптым, ләкин өзмәдем.
Җиләкләр пешкән икән
Алланып төшкән икән.
Җиләк кебек бу кыз бала
Кайларда үскән икән?

Синең язмыш — минем язмышым

Мәңге сүнмәсен дип ялкыны
Сөюемне салдым җырларга.
Еллар үткәч исләремә алып
Бер еларга, берчә җырларга.

Синең караш

Күземә карыйсың,
Ниләрдер уйлыйсың.
Бу караш бик серле,
Бик серле, сөйкемле.
Уйланма шул тиклем,
Кайгырма, сөеклем,
Гомергә без бергә
Булырбыз бәхетле.

Кайда син

Яз саен кошлар кайта,
Шомырт та ак чәчәген ата.
Табигать пышылдый,
Улда сине әзли, ул ярата.
Яз җитсә хисләрен тыялмый
Елгалар ярларыннан таша.
Ашкын суда ярсый
Ярсый әйткән сымак, ул ярата.

Капка төбендә

Авыл өстен тынлык каплагач,
Карт-корылар ятып йоклагач,
Йөрүчеләр беткәч күз атып,
Егет килде кызын озатып.