Яшьлекне сагыну
Үтте-китте яшьлек,
Аккан сулар кебек,
Сизелмәде аның узганы.
Безнең йөргән эзне
Күптән күмгән инде
Гомерләрнең авыр тузаны.
Үтте-китте яшьлек,
Аккан сулар кебек,
Сизелмәде аның узганы.
Безнең йөргән эзне
Күптән күмгән инде
Гомерләрнең авыр тузаны.
Ямьле язлар миңа бүләк итте
Мәхәббәтнең күптән көткәнен.
Бар булмышым белән тоям кебек
Иренеңдә синең яз тәмен.
Ап-ак дөнья тынып калган, Тарафларда бетмәс сагыш. Яшьлегемне эзләп киләм, Син дә ияр миңа язмыш. Карлар ява, карлар ява Өерелеп тирә юньдә, Карлар түгел, моңнар ява Сагыш салып йөрәгемә. Ерак еллар арасында, Сөйгәнемнең эзе калган. Син минеке, мин синеке Дигәннәре истә һаман. Карлар ява, карлар ява Өерелеп тирә юньдә, Карлар түгел, моңнар ява Сагыш салып … Читать далее
Әкрен генә карлар ява,
Утырам уйга калып.
Үткәннәрне искә алып,
Яшьлегемне сагынып.
Без йөрегән сукмакларга,
Күптән инде карлар яуган.
Янып беткән учакларда,
Тик яшьлегем истә калган.
Хәтеремдә яшьлектәге,
Танышулар, очрашулар.
Таң алдыннан җырлашулар,
Өйгә тиклем озатулар.
Яшьлегемә кайтып барам, —
Мәхәббәтем янына,
Уйларымның зәңгәренә,
Хыялымның алына —
Мәхәббәтем янына.
Нинди ямьле безнең үзәннәр,
Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр;
Ал чәчәкләр, яшел үләннәр
Яшьлегемне хәтерләтәләр.
Дугаларга чиккән сөлге бәйләп,
Моңлы кыңгыраулар чыңлатып,
«Авыл көе»н җырлап чыгып киттем,
Унсигезем калды озатып.
Диңгез булып һәрчак чабып булмый,
Ярлар тыя берчак ташкынны.
Уй-хисләрем дулкынланыр әле,
Яшьлегемә кайтсам ашкынып.
Яшьлек бит ул — бер чәчәк,
Бик кыска шул гомере.
Яшеннәрдәй бер яшьни дә,
Янып кала күмере.