Авылымны сагынып

Төнге тынлык җырлый
Кайчак таңга кадәр.
Йокы оча хыял күгендә.
Күңел — тирән чоңгыл,
Гүя шуннан тыңлыйм
Әтәчләрнең моңын бүген дә.
Элек безнең сәгать
Чылтырамый иде,
Тик әтәчләр җырлап уятты.
Моңга чумган авыл,
Бәлки, йоклар иде,
Ал таңнар күз сирпеп оялтты.
Без яшисе көнне
Уятырга теләп
Яңгыраган әтәч моңнары.
Күкнең куеныннан
Таңны уятырлык,
Аңа охшаш серле моң бармы?

Агыйделдә берәү керләр чайкый

Агыйделдә берәү керләр чайкый,
Озын толымнарын чылатып.
Сөйгән яры киткән еракларга,
Агыйделкәй сылуын елатып.

Яшьлек тауы

Көннәр үтә, еллар үтә, гомер үтә,
Хыялларда калды яшьлек чагым.
Шул яшьлектә, шул хыялда, янаса
Кире янмас яшьлек учагым.

Яшьлек җыры

Ничә еллар аша, урап юллар узып,
Яшьлек яры белән табыштык.
Күп ялгышлар аша, ялгызлыкка түзеп,
Бәхет өченгәме кавыштык.

Яшьлеккә алып кайтам

Әй, газиз туфрагым, туып-үскән ягым,
Беләм синдә бетмәс моң барын.
Җәен-кышын тынмый чишмәләрем җырлый
Әнкәемнең бишек җырларын.