Яшьлегемә кайтыр идем

Нинди ямьле безнең үзәннәр,
Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр;
Ал чәчәкләр, яшел үләннәр
Яшьлегемне хәтерләтәләр.

«Яшьлегем!» — дип, өзелеп җырлар идем,
Өзелеп җырлый торган җыр булса;
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса.

Яшьлегемнең узып китүен
Кошлар китүенә тиңлим мин;
Киткән кошлар язын кире кайта,
Кайтыр микән яшьлек, белмим мин.

«Яшьлегем!» — дип, өзелеп җырлар идем,
Өзелеп җырлый торган җыр булса;
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса.

Оставьте комментарий