Яшьлегем — ал гөлләрем

Әкрен генә карлар ява,
Утырам уйга калып.
Үткәннәрне искә алып,
Яшьлегемне сагынып.

Яшьлегем! Сине сагынам,
Төшләремә керәсең.
Яшьлегем шул үтеп китте,
Кире кайтмас, күрәмсең.

Яшьлек бит ул — матур вакыт,
Ал гөлләргә тиң вакыт.
Яшьлек гомер нигә үтә,
Нигә килә бу картлык?

Яшьлегем! Сине сагынам,
Төшләремә керәсең.
Яшьлегем шул үтеп китте,
Кире кайтмас, күрәмсең.

Яшьлегеңдә яшьнисең дә,
Барысын да эшлисең.
Картлык гомер бик уңайсыз,
Бик тә көчсез кеше син.

Яшьлегем! Сине сагынам,
Төшләремә керәсең.
Яшьлегем шул үтеп китте,
Кире кайтмас, күрәмсең.

Оставьте комментарий