Яшьлегемә кире кайталмыйм

Дугаларга чиккән сөлге бәйләп,
Моңлы кыңгыраулар чыңлатып,
«Авыл көе»н җырлап чыгып киттем,
Унсигезем калды озатып.

Кушымта:
«Туп-туп» иткән тояк тавышымы,
Йөрәк тибешеме — әйталмыйм…
Талпынса да күңел, ашкынса да,
Яшьлегемә кире кайталмыйм.

Йөгән кидерелгән ярсу җанны
Җибәрәсе иде тугарып.
Ат саклаган төнге болыннарга
Килдем, ахры, шактый соңарып.

Кушымта:
«Туп-туп» иткән тояк тавышымы,
Йөрәк тибешеме — әйталмыйм…
Талпынса да күңел, ашкынса да,
Яшьлегемә кире кайталмыйм.

Гармунымны алып җырлап карыйм,
Моң да башка, көй дә ят бүген.
Алмачуарымның күзләредәй,
Күңел мөлдерәмә чак бүген.

Кушымта:
«Туп-туп» иткән тояк тавышымы,
Йөрәк тибешеме — әйталмыйм…
Талпынса да күңел, ашкынса да,
Яшьлегемә кире кайталмыйм.

Оставьте комментарий