Яныңа барам әле
Күңелемнең гөлләренә
Ләйсәннәр сипкән идең.
Кипкәнче килеп җитәрмен
Дип кенә киткән идең.
Күңелемнең гөлләренә
Ләйсәннәр сипкән идең.
Кипкәнче килеп җитәрмен
Дип кенә киткән идең.
Туйдырды пыскып яшәүләр,
Янып-көясем килә.
Янып-көясем килә лә,
«Бәгърем» диясем килә.
Күзләремә карыйсың
Анда ниләр саныйсың
Тылыйсың да ишетмисең
Әллә ниләр уйлыйсың.
Яннарыма кил әле
Кулларыңны бир әле
Башкалар белә алмаган
Серләремне бел әле!
Янам, көям, янам, көям,
Ут капты күлмәгемә.
Ут капмады күлмәгемә,
Капты яшь йөрәгемә.
Синнән башка кем нур бирсен
Бәхетем шәмнәренә?
Күңелләрем һич тартылмый
Дөнъяның ямьнәренә,
Дөнъяның ямьнәренә.
Ялчы, ялчы, Ялчыгол,
Ярышканда яучыл бул,—
Ярышканда яучыл бул,—
Ятма йоклап, Ялчыгол.
Әйдә иркәм барасыңмы?
Мин барам кар суына
Кар сулары шифа диләр
Йөрәгем ярсуына.
Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт,
Өметләрем кебек ап-акны.
Онытмагансыңдыр, искә аласыңдыр,
Сагынам шул мин дә ул чакны.
Күзләреңдә синең караңгы төн.
Юк калмаган анда бер очкын.
Минем кебек ул да ярата дип
Ялгыштым мин синдә,ялгыштым.
Сөю диеп ялгышканмын икән,
Язмыш мине тагын алдады.
Мәхәббәттән өмет өздем инде,
Башка ышанычым калмады.