Яндыр мине
Сиңа гашыйк булуларым
Түгелдер юкка гына.
Яндыр мине, бәгырькәем,
Мәхәббәт утларында!
Сиңа гашыйк булуларым
Түгелдер юкка гына.
Яндыр мине, бәгырькәем,
Мәхәббәт утларында!
Базарларга барсаң, ак тула ал,
Хакксынасын үзем түләрмен.
Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә,
Янбикәм, Янбикәм,
Синең өчен үзем үләрмен.
Сөюемнең кайнарлыгын
Үзеңә дә ал әле.
Бәхет тамчылары булып
Йөрәгемә там әле.
Карурманның читендә
Агарып тора каен.
Шул каенга карыймын мин
Сине сагынган саен.
Син киттең мине калдырып,
Яшли сөйгән ярым.
Ник төннәргә алыштырдың
Алсу аткан таңымны.
Нигә мине аңламыйсың,
Нигә мине газаплыйсың,
Урамнарда очрашкач та —
Син миңа карамыйсың.
Авыр сүзең әйтеп китеп бардың,
Ялгыз калдым яшькә манчылып.
Үткән гомеремне искә алам,
Көтәм сине,көтәм талчыгып.
Көзге җилләр чиртә диеп,
Син ачтың тәрәзәңне.
Көзге кырау тимәсен дип,
Күчердең гөлләреңне.
Мин гел синең янда булырмын,
Миннән башка яши белмәссең.
Мин булырмын күктә янган йолдыз,
Башка йолдызларны күрмәссең.
Моңланып йөргән чагымда
Очраттым юлда нарат.
Ылысларын җыеп алдым
Ялгыз наратка карап.