Ырымбурга килегез!
Сезнең белән танышырга
Килдем мин ераклардан.
Җырлар белән, моңнар белән
Кайнар сәламнәр белән.
Сезнең белән танышырга
Килдем мин ераклардан.
Җырлар белән, моңнар белән
Кайнар сәламнәр белән.
Таң йолдызы балкый
Илем таңнарында,
Әй гүзәл туган ягым.
Сандугачлар сайрый
Синең язларыңда,
Әй минем туган авылым.
Әйдә иркәм барасыңмы?
Мин барам кар суына
Кар сулары шифа диләр
Йөрәгем ярсуына.
Барлый ил чакрымнар белән
Үлчәп юл араларын,
Кайчандыр читләргә китеп
Адашкан балаларын.
Сезнең белән күрешергә
Килдем мин ераклардан.
Җырлар белән, моңнар белән
Кайнар сәламнәр белән.