Синнән башка кем нур бирсен
Бәхетем шәмнәренә?
Күңелләрем һич тартылмый
Дөнъяның ямьнәренә,
Дөнъяның ямьнәренә.
Яна йөрәгем, яна —
Киметегез утларын!
Кем кичергән — шулар белә
Сагыну минутларын,
Сагыну минутларын.
Шатлыкларым — канатсыз кош,
Язмышым — ялгыз яры;
Күңелемдә сүнәр — сүнмәс
Өметем йолдызлары,
Өметем йолдызлары.
Яна йөрәгем, яна —
Киметегез утларын!
Кем кичергән — шулар белә
Сагыну минутларын,
Сагыну минутларын.
Суламасын ла йөрәгемдә,
Сөюем бөре көе;
Җанга капкан хыялларым,
Саклансын тере көе,
Саклансын тере көе.
Яна йөрәгем, яна —
Киметегез утларын!
Кем кичергән — шулар белә
Сагыну минутларын,
Сагыну минутларын.