Яле иркәм

Әйдә иркәм барасыңмы?
Мин барам кар суына
Кар сулары шифа диләр
Йөрәгем ярсуына.

Яле, иркәм, кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булам үзеңә генә.

Кара күзләр, бөдрә чәчләр,
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгеллеген белсәм дә,
Өзелеп сөя күңел.

Яле, иркәм, кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булам үзеңә генә.

Бакчаларга керәсең дә
Гөлләргә үреләсең
Гөлләргә үреләсең дә
Кем өчен өзеләсең?

Яле, иркәм, кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә
Булам үзеңә генә.

Оставьте комментарий