Азалия
Таныш дисәм–таныш түгел төсле,
Кем булдың син минем юлымда?
Уйламаган җирдән–көтмәгәндә
Чәчәк биреп киттең кулыма.
Таныш дисәм–таныш түгел төсле,
Кем булдың син минем юлымда?
Уйламаган җирдән–көтмәгәндә
Чәчәк биреп киттең кулыма.
Хуш, диеп, кулыңны бирәсең,
Вәгъдәңне ашыгып өзәсең.
Күзләрең яшерми сөясең,
Еламыйча ничек түзәсең?
Аерылыу юк сөйгән йөрәкләргә,
Без кавыша алмас ара юк,
Сагыну бар, ләкин күңелләрдә
Әрнеп торган утлы яра юк.
Яшәсә дә гөлләр бик аз —
Бергә сулый, бергә үсә.
Сез, гашыйклар, ялгышмагыз
Аерылмагыз, аерылмагыз.
Сөйгән кешең янда икән, дөнья — җәннәт,
Тәнгә сихәт ярың назы, җанга рәхәт.
Тормыш гаме онытыла бөтенләйгә,
Кысан бүлмә әверелә иркен җәйгә.
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Су буенда (күл өстендә) ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Аерылабыз инде, бәгърем,
Сөелеп туймас чакта.—
Кошларның да канатлары
Икесе ике якта.
Язмыш безне бик еш кына
Юл чатына китерә
Юл чатында аерылулар
Ялгыз аккош иттерә
Синең кулда минем күңел аем
Син күрәсең гашыйк җанымны.
Тау чишмәсе йөрәк моңын тыңлап
Ярсып аккан кайнар канымны.