Туган көнең белән! (беренче вариант)

Туган көн төне хыял төнедер,
Уйлыйсың, беләм, янып кемнедер
Үткәнгә кайтсам — хәтер яңара.
Көтәсең бугай… Бәлки, минедер…

Карлы яңгыр

Күз яшьләре булып яңгыр ява,—
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.

Әче микән чияләр?

Хисләр хискә үрелә,
Чәчәкләргә күмелә.
Тар урамнарны киңәйтеп,
Җыр — биюле туй килә.
Әйдә биик, уйныйк, көлик,
Бүген бәйрәм, бүген туй!
Мәхәббәттә уртак фикер,
Кушылган чак ике уй.

Нигә таңнар бик тиз ата икән?

Йолдыз кебек кичен чыгасың да
Таң алдыннан кереп китәсең.
Нигә мине назлы карашыңнан
Көн буена мәхрүм итәсең?