Аерылабыз инде, бәгърем

Аерылабыз инде, бәгърем,

Сөелеп туймас чакта.—
Кошларның да канатлары
Икесе ике якта.

Әйтер сүзләрем күп калды,
Аерылырбыз димәдем.
— Назым туя назламадым, назламадым,
Җаным туя сөймәдем.

Күрешербез дип уйладым,
Мәңгегә дип китмәдем.
— Күзләрем туя күрмәдем.
Иренем туя үпмәдем.

Атлар үтәр араларны
Йөгереп кенә үтәрмен.
Җаным туя сөяр өчен, сөяр өчен
Үземнеке итәрмен.

Оставьте комментарий