Багышлау (беренче вариант)

Фәкәт синең өчен бу җырларым
Рәхмәт сүзе булып тезелсен.
Умырзая кебек языбызның
Зәңгәр гөле булып өзелсен.

Ак чишмә (икенче вариант)

Урчокырдан аккан Ак чишмәнең
Чыккан җиркәеңдә (җирләрендә) куш учак,
Тубыкланып, амин тоткан кебек
Салкын суын эчәм куш учлап.

Сөйгәнемә сәлам әйтегез (икенче вариант)

Ак каеннар арасыннан үтәм,
Карлы юллар аклык өләшә.
Ул чагында кала иде эзләр
Минем эзләр белән янәшә.

Сүрелмәс җырым син (икенче вариант)

Юлыма чыгасың,
Кулларын сузасың,
Оноттом, кадерлем, дисеңдә?
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары —
Исемдә, исемдә, исемдә!

Китмә, сөю!

Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.