Кәккүк аенда
Эй шаулай, хозурланып,
Яшьлек урманы.
Саф сөю җәйгорлары.
Җанны нурлады!
Эй шаулай, хозурланып,
Яшьлек урманы.
Саф сөю җәйгорлары.
Җанны нурлады!
Үткәннәрдән үкенечләр калган,
Үзәкләргә үтеп керүдән,
Сөюемнән сине мәхрүм итеп,
Үзем мәхрүм булдым сөюдән.
Җил-давыллап очкан кошлар
Акчарлак түгел микән?
Син киткәнгә мин түзәрмен,
Йөрәгем түзәр микән?..
Тыпыр-тыпыр бер басмагач,
Бию була мени ул.
Йөрәгемне яндырмагач,
Сөю була мени ул.
Тыпырдатып бер басмагач,
Бию була мени ул?
Йөрәгемне яндырмагач,
Сөю була мени ул?
Сине уйлап күпме юллар үттем.
Сине уйлап чыктым кырларга.
Әрнүләрем йөрәк серләремне.
Исемеңне салдым җырларга.
Йөрәгемдә утлар янса,
Әйтер сүзем күп җыелса,
Сизәсеңме көннәр үтә җаным?
Җайлап, сүтеп гомер җипләрен.
Безнең бергә булыр көннәрне дә
Синсез генә, читтә үткәрдем.
Юлга чыксам, миңа көч биргәндәй,
Кулларыңны иңгә куюы,
Шушы үзе бәхет түгелме ни,
Озатып калыр кешең булуы?
Чиялетау буйларында
Калды яшьлек эзләрем.
Диңгез кичеп, чит җирләрдән
Мин бәхетләр эзләдем!