Нигә шаян күзләрең?

Нигә син көләсең,
Бәгырьне теләсең?
Югыйсә син генә
Серемне беләсең.
Нигә син көләсең,
Көнләшеп үләрсең —
Кемнәрнең шатлыгын
Урталай бүләсең?

Моңаймачы, дускаем!

Көзге ачы җилләр искән чакта,
Яфракларын койса ак каен,
Яшьлек ярларыңны сагынып, син,
Зинһар, моңаймачы, дускаем!

Мин булырмын яннарыңда

Кайгы-сагыш какса тәрәзәңне,
Авыр булса беркөн яшәргә…
Исләреңә төшер мин барлыкны,
Ирек бирмәм түбән төшәргә.

Мин бит синдә кояш күргән идем

Мин бит синдә кояш күргән идем,
Җылытыр дип өшеткән җанны.
Күңелдәге ихлас яратуны
Тоялдыңмы икән син аны?