Ни булды җаныма?

Ни булды җаныма, ни булды?
Әллә күк, әллә җир убылды?
Куаныч коесы корыды,
Калмады дөнъяның кызыгы.

Чат чакта гел янда идегез,
Язларын, көзләрен, кышларын.
Бәләгә тарыгач башларын
Сез кайда булдыгыз дусларым?

Ни булды җаныма, ни булды?
Үземә кайнар яшь тыгылды.
Хәлемне белгертмәс идем дә
Йөрәк бит таш түгел минем дә.

Чат чакта гел янда идегез,
Язларын, көзләрен, кышларын.
Бәләгә тарыгач башларын
Сез кайда булдыгыз дусларым?

Ни булды җаныма, ни булды?
Бүгенге сын гына сыгылды.
Серемне күлләргә сөйлим ме?
Җыр итеп җилләргә көйлим ме?

Чат чакта гел янда идегез,
Язларын, көзләрен, кышларын.
Бәләгә тарыгач башларын
Сез кайда булдыгыз дусларым?

Оставьте комментарий