Мин бит синдә кояш күргән идем

Мин бит синдә кояш күргән идем,
Җылытыр дип өшеткән җанны.
Күңелдәге ихлас яратуны
Тоялдыңмы икән син аны?

Мин бит синдә кояш күргән идем,
Яктыртыр дип барыр юлымны.
Өметләндем бергә атлар өчен
Сузарсың дип миңа кулыңны.

Мин бит синдә кояш күргән идем,
Карашыңда адашкан чакта.
Утка дисәң, утка керергә дә
Әзер идем мин синең хакка.

Мин бит синдә кояш күргән идем,
Беркемдә дә күрә алмаган.
Сүз әйтми дә, хәтта, караштан да
Булырсың дип мине аңлаган.

Мин бит синдә кояш күргән идем,
Беркайчан да сүнми торганын.
Сүнде кояш, синең читләшүдән
Караңгылык басты дөньямны.

Оставьте комментарий