Лира җыры

Карт тирәкләр сорый: «Төн йокламый,
Ни уйлыйсың болай сеңелем?»
Мин үзем дә белмим, нәрсә булды,
Ниләр уйлый минем күңелем?

Көтә дусларым

Бисмиллалар әйтеп, юл догасын укып,
Чыгып китәм озын юлларга.
Озын юллар хәтәр, бәлә килсә әгәр,
Таянам мин якын дусларга.

Көзге чәчкәләр

Кошлар ерак киткәч,
Салкын җилләр искәч,
Башын ия көзге чәчкәләр.
Сиңа көзләр түгел,
Язлар килер идем,
Әгәр сине көтә дисәләр.

Күңелләрдә урын тармыни

Язмыш уртак була кошлар бергә
Бер ояда тормыш корганда.
Хәтер калдырулар нигә кирәк
Матур көннәр туып торганда.