Моңаймачы, дускаем!

Көзге ачы җилләр искән чакта,
Яфракларын койса ак каен,
Яшьлек ярларыңны сагынып, син,
Зинһар, моңаймачы, дускаем!

Күкрәгеңдә күтәрсәң дә хәтта
Кайгыларның олы таузаен:
«Уф!», — дип әйтмә, Урал имәнендәй,
Һәр чак горур, нык бул, дускаем!

Каурыйларын җелпеп, яннарыңа
Килми икән сөю кошкаең,
Аннан өмет өзеп, күз яшь түгеп,
Зинһар, моңаймачы, дускаем!

Оставьте комментарий