Исәнлек — зур байлык
Бармак кына авыртса да
Күңел төшә, кәеф юк.
Исәнлекнең кадерен белеп,
Шөкер итеп яшәек.
Бармак кына авыртса да
Күңел төшә, кәеф юк.
Исәнлекнең кадерен белеп,
Шөкер итеп яшәек.
Бу дөнъяда ни бар үзең белән,
Фаныйлыктан алып китәрлек.
Иман бирсен Ходай зиһенемә,
Мәңгелеккә генә җитәрлек.
Бу фани дөньяга бер генә килгәнбез,
Китәсе һәркемгә билгеле.
Шуңа үз гомереңне багышла сөюгә,
Пар түгел йөрергә тилмереп.
Зөлхәбирә китап укый,
Кыя шәлен ябып башына*.
Зөлхәбирә үксеп елый,
Хур булдым дип кеше каршында
Әйдә дускай ал кулыңа
Моң сандыгы гармуның.
Уйна әйдә моңлы көйләр
Сиртеп күңел кылларын.
Урап туган йортка кайттым,
Иске көзгегә мин бактым:
«Таныйсыңмы, көзге, син мине?»
Көзге миңа җавап бирми,
«Саумы, саумы, улым”, — дими,
Еллар аямаган бит сине.
Батыр егет килә ат өстендә,
Аты уйный авызын тартканда.
Булат савыт кигән, сөңге тоткан,
Ташны яра (ташлар оча) уклар атканда.
Өметсездән чара таба алмый,
Әрнү соңгы чиккә җиткәндә,
Күз яшьләрен күрсәтмичә, качып
Елый икән, елый ирләр дә.
Еллар чаба арымый,
Артка таба карамый.
Яшьлек кала кул болгап,
Гүзәл таңнарын уйлап.
Елгалар төнен сөйләшә
Болыт тауларга кунгач.
Йөрәкләр төнен серләшә
Аяк тавышы тынгач.