Зәки Вәлиди көе (җыры) /Эскадрон/

Батыр егет килә ат өстендә,
Аты уйный авызын тартканда.
Булат савыт кигән, сөңге тоткан,
Ташны яра (ташлар оча) уклар атканда.

Ак очкыннар оча ат авызыннан,
Ташлар сына аяк астында.
Алга чаба батыр, алга бара,
Чаң тузаны кала артында.

Ник ашыга батыр, ник ашкына,
Ни ишеткән батыр, ни күргән?!
Намусы бар егет нигә ятсын,
Ил читенә бүген яу килгән.

/Зәки Вәлиди көе — җырның дөрөс атамасы, 1918 — 1920 елларда Башкорт милли гәскәре яугирларының яратып башкарган җырларының бересе булган. Бу җыр ялгыш, хата белән татар җыр китапларында татар халык җыры дип саналып йөри.
Җырының 100 елдан артык язылган язмасы автор Галимҗан Таган башкаруында бар.

Оставьте комментарий