Елый икән, елый ирләр дә

Әрнү соңгы чиккә җиткәндә,
Күз яшьләрен күрсәтмичә, качып
Елый икән, елый ирләр дә.

Язмыш белән көчен сынашканда,
Үземнеке итәм дигәндә,
Күз яшьләрен күрәтмичә, качып
Елый икән, елый ирләр дә.

Мәңге бергә диеп вәгъдә биргән
Ярлар ятлар белән үткәндә,
«Мин көнләшмим!» — диеп, күкрәк кагып
Елый икән, елый ирләр дә.

Оставьте комментарий