Еллар чакыра

Артка таба карамый.
Яшьлек кала кул болгап,
Гүзәл таңнарын уйлап.

Көзләр килә дә җитә,
Йөрәк язларны көтә.
Үткән яшьлек тугайлары,
Мине сагынып көтә.

Кала буранлы кышлар,
Язга урарлык назлар.
Сүнмәс өметләр кала,
Гомер дигән ат чаба.

Көзләр килә дә җитә,
Йөрәк язларны көтә.
Үткән яшьлек тугайлары,
Мине сагынып көтә.

Еллар чакыра алга,
Матур бәхетле таңга.
Йөрәк яна, ашкына,
Исән булсын баш кына.

Көзләр килә дә җитә,
Йөрәк язларны көтә.
Үткән яшьлек тугайлары,
Мине сагынып көтә.

Оставьте комментарий