Зөлхәбирә

Зөлхәбирә китап укый,
Кыя шәлен ябып башына*.
Зөлхәбирә үксеп елый,
Хур булдым дип кеше каршында

Мостафа мулла бай икән,
Ун ике дә кәртә тоттырган.
Бай булса да, акылы сай икән,
Кәрт уйнатып, кызын оттырган.

/*— Икенче һәм дүртенче юллар ике тапкыр җырлана/

Оставьте комментарий