Ал да нур чәч халкыңа

Айга үрләп, нурда уйнап,
Күкрәгемне нурладым.
— Ит гафу әй, ай, дидем мин,
Нурларыңны урладым.

Ак болытлар (өченче вариант)

Ак болытлар агыласыз,
Кай тарафка юл алып,
Кайда болай ашыгасыз,
Һавадан юллар табып.
Кайда алып бара сезне,
Озын һава юллары,
Каршылыймы иртән сезне,
Алсу кояш нурлары.

Ак болытлар (икенче вариант)

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,
Эх, шуларны тотып аласы.
Яшь гомерләр бик тиз үтәләр шул,
Яшь көенчә килә каласы.

Ак каен (өченче вариант)

Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр.
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.

Ак халатлы дусларга

Өсләрендә ак халаты,
Кулларында сабый бала,
Керфекләрен чак-чак күтәрә.
Соңгы омет, ышанычта,
Кеше гомере куркынычта
Күпме күзләр сезгә текәлә.

Әйдәгез биергә

Кичәләрдә гармун уйный,
Гармунчы ниләр уйлый?
Чибәр кызлар аңа карап, аңа карап,
Елмая биеп туймый.

Әллә ялгыш, әллә язмыш…

Кояш калка да, тулган ай бата,
Ник кавышмыйлар алар офыкта?
Әллә ялгышмы,
Әллә язмышмы, —
Төннәр дә — көндәр арада ята?

Әллә җырлап аласы?

Рәсемеңне алыймын да 
Күзләреңә багыймын. 
Иренеңә кагылыймын, 
Чәчләреңнән назлыймын.