Ак каен (өченче вариант)

Яфраклары яшел ак каенга

Юл буеннан аклар килделәр.
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.

Асучылар киткәч, сорый каен:
— Авыртмыймы муеның, Хәйбулла?
— Авыртуга түзәр идем, каен,
Тын алуы бигрәк авыр ла.

Билбау кыса минем сулышкайны,
Бушатсана шушы билбауны!
— Бушатыр да идем билбавыңны,
Мин каенда андый кул бармы?

— Бөгелсәнә каен, бөгелсәнә,
Аякларым җиргә тимәсме?
— Бөгелер идем, буем каты минем,
Үтәр хәл юк синең киңәшне.

Яфраклары коела ак каенның,
Яфраклары коела яшь кебек.
Әле булса исендәдер төсле
Шул каенга аскан яшь егет.

Оставьте комментарий