Шомырт бәйләме
Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдә шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.
Сагынып көтәм язлар кайтканын,
Шомырт чәчәкләре атканын.
Күңелемдә шомырт исләре —
Яшьлегемнең кайнар хисләре.
Иделкәем, агасың син,
Агасың бик еракка.
Агасың бик еракка.
Дулкын булып, әйткән сүзең
Бәреп керә йөрәккә.
Иярле ат, кыңгыраулы дуга
Безнең яшьлек, яшьлек иртәсе.
Шул атларга утырып, сөйгән ярың белән
Еракларга килә китәсе.
Шул атларга утырып, сөйгән ярың белән
Еракларга килә китәсе.
Әнкәм, башым иям синең алда,
Бурычларым, бәлки, азаер.
Күзләремә карап, балам, диеп
Миңа тагын бер ул елмаер.
Әнием, син мине көттеңме,
Кайтмый, диеп, елап беттеңме?
Кайтам инде, әнкәм, яныңа,
Йөрәккәем бигрәк сагына.
Балачакта чишмә суын эчеп,
Тыңладым мин кошлар сайравын.
Чишмәләрнең моңлы чылтыраганын
Үсеп җиткәч кенә аңладым.
Кошлар таңда сайрарга
Куна нечкә талларга.
Кызыкмагыз, дусларым,
Тәрәзәләргә карыйм,
Яран гөлләрен саныйм.
Шул гөлләрнең нурында
Алсу йөзеңне таныйм.
Көзге җилләр өзә үзәкләрне —
Киткән кошлар кире кайтырмы?
Бакчадагы гөлләр күптән шиңгән —
Язлар җиткәч чәчәк атырмы?
Кайтам әле, кайтам Сикертәнгә,
Анда әнкәм, анда дусларым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.